29 нчы ноябрьдә "Җәлил гимназиясе"ндә гимназиянең 20 еллык юбилеена багышланган зур чара узды. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар: Сарман МР мәгариф бүлеге һәм идарә аппараты вәкилләре катнашты. Моннан тыш, залда Җәлил мәктәпләре директорлары, лаеклы ялга киткән укучылар һәм укытучылар да бар иде. Бәйрәмнең беренче өлеше актлар залында узды һәм гимназия хезмәткәрләрен мәгариф бүлегенең һәм "Җәлил бистәсе"муниципаль берәмлеге Советының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләүне үз эченә алды. Котлау сүзләре белән гимназия директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы һәм барлык чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Рәсми өлештән соң актлар залында Җәлил гимназиясе укучылары һәм хезмәткәрләре катнашында концерт узды. Чара ахырында тантаналы чәй эчү узды.
Җәлил гимназиясендә бәйрәм датасы хөрмәтенә "Гаилә учагы" күргәзмәсе, төрле сыйныф укучылары башкарган эшләнмәләр күргәзмәсе, фотозона оештырылды. Чара югары дәрәҗәдә узды.
Хөрмәтле укытучылар, мәктәп администрациясе, укучылар, ата-аналар һәм кунаклар, бүген барыбызны да искиткеч гимназиябезнең юбилее белән котларга телибез. Барыбызга да нык сәламәтлек, максатчанлык, иминлек һәм үз-үзебезгә ышаныч телибез. Безнең гимназия балаларыбызга тугры белем, яхшы тәрбия һәм шатлыклы хатирәләр биреп чәчәк атсын!