Район Советында киңәшмә

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибе буенча 4 мәсьәлә каралды:
Сарман муниципаль районы территориясендә Яңа ел чараларын оештыру һәм үткәрү турында;
Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм үткәрү барышында иминлекне тәэмин итү чаралары, муниципаль районның оператив төркеме көчләренең һәм чараларының террорчылык янауларын локальләштерүгә һәм аларның нәтиҗәләрен минимальләштерүгә әзерлеге турында;

📎 Хәзерге шартларда муниципаль мәгариф системасының тотрыклы үсешен тәэмин итү. Педагог һәм остаз ел йомгаклары;
2024 елның I яртыеллыгына «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталарына язылу кампаниясе барышы турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International