Күтәмәле авылында яшәүче Нәсимә Мөхлисулловнага 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы, Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Хисамова Лайсира Әбүләес кызы, "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрәфулла кызы, район ветераннар советы рәисе Әсыляр Харисов, шулай ук туганнары һәм якыннары котлады. Сезгә, Нәсимә апа, сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, балаларыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.