Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлилнең инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә кунакка килде. Чарада шулай ук район җирлекләре башлыклары катнашты, сәламәтлекләре буенча интернат-йортка күченергә мәҗбүр булган территорияләрдән чыккан кешеләр белән очраштылар.