Шыгай авылында яшәүче Караметдин Зиатдин улы, Фәния Заһит кызы Гыйльфановлар гаиләсе бергә гомер итүләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

6 нче декабрь көнне Гыйльфановлар гаиләсе бергә гаилә корып яши башлауларына 60 ел, бриллиант туйларын, бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Өйләре озак елларга уңайлы һәм җылы булып калсын, туганнарының, якыннарының җылысы, кайгыртучанлыгы, игътибары белән тулсын. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов,  "ТАТМЕДИА" ОАО филиалы җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрафулла кызы һәм ТОС рәисе урынбасары Галиева Гүзәл Радик кызы тәбрикләделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International