Бүген Сарманның үзәк ял паркында мемориалга чәчәкләр салу тантанасы булды.
Чара Ватан Геройлары көненә багышланды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Фандас Вәлиев, аның урынбасары Индира Сәхипова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, «Сугышчан туганлык» оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Чәчәкләр салганнан соң, чарада катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.