Туй - искиткеч вакыйга. Бу көн мәхәббәт, бәхет, туганнары, якыннары һәм дуслары белән тулы. Ә тагын да матуррагы - үзләрен никах бәйләнешләре белән бәйләгән гаилә парлары бергә яшәү юлын кул белән кулга-кул тотынып үтәләр. Бүген Хамбал Сарвар улы һәм Минеразия Кияметдин кызы никахның төп даталарының берсен - алтын туйны билгеләп үтәләр. Тарих өчен 50 ел - бер мизгел генә, ә кеше өчен - бөтен тормыш. Һәм алар бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгәннәр.
Бу истәлекле вакыйга белән аларны Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы муниципальн берәмлеге МБ башлыгы Р.Ә. Кәримов һәм Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге әйдәүче белгече Гарифуллина И.А. котладылар. Кәримов Р.Ә. юбилярларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул үзенең котлавында мондый гаиләләрнең ирле-хатынлы бәхет, тугрылык үрнәге һәм яшь буын өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.
Хамбал Сәрвар улы белән Минеразия Кияметдин кызын гаилә юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Озак еллар бәхет һәм сәламәтлек телибез! Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз арасында тормышыгызның һәр көне якты һәм шатлыклы булсын.