Ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Конституциясе көне — Россия Дәүләтенең мөһим даталарының берсе.
Конституция көне алдыннан Җәлилнең 1 нче мәктәбендә "Конституция турында без нәрсә беләбез?" дигән интеллектуаль уен узды.".
Укучылар балалар һәм өлкәннәр хокуклары турындагы сорауларга җавап бирделәр, хезмәт, җинаять һәм административ кодексларның статьяларын атадылар, конфликтлы ситуацияләрне карадылар, законсыз гамәлләр тасвирланган әдәби әсәрләрнең исемнәрен фаразладылар. Чара алып баручылар һәм югары сыйныф укучылары арасында диалог рәвешендә узды.