90 яшьлек юбилеен безнең интернат-йортта яшәүче Ишмөхәммәтова Маймуна Димөхәммәт кызы билгеләп үтте.
Бу истәлекле көнне юбилярны "Җәлил бистәсе" муниципаль берәмлеге Башлыгы Р. А.Кәримов һәм интернат-йорт директоры А. н. Зарипова котладылар. алар туган көненә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм оптимизм теләделәр, шулай ук Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.