Яңа Имән авылында яшәүче Давлетова Гөлүсә Фатих кызына бүген 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды.Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсирә Хисамова, "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрәфулла кызы, балалары, якыннары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.