Габделхакова Галия 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Галия Гәптерәкип кызы Габделхакова 1928 елның 18 декабрендә Саклаубаш авылында туып үсә. Саклаубаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлаган кызны 12 яшеннән урман кисәргә җибәрәрәләр. Урман кисүнең михнәтен үз җилкәсендә татыган кыз өч елдан соң авыл советы идарәсенедә дежурный вазифасын  башкара. Мәктәп бинасынды техник хезмәткәр булып эшли.
1954 елда Саклаубаш авылы егете фронтовик Габделхаков Фәйзелхак белән тормыш корып җибәрәләр берсеннән-берсе уңган өч ул ике кыз тәрбияләп үстерәләр алар.Һәрбер баласына югары белем бирергә тырышалар. Уллары Басир Кызы Камилә Саклаубаш авылында гомер итәләр, Васил һәм кызы Наилә атна саен кайтып Галия апаның йорт эшләрендә булышалар. Тагын бер улы Ясир мәрхүм инде.
Галия апа тормыш итү дәверендә бик күп эшләр - амбар алдында весовщик, налог агенты, авыл клубы мөдире эшләрен башкара. Авыл советы рәисе булып эшләүче ире Фәйзелхак абый белән Тәкермән, Имән, Шәрләрәмә авылларында  Иренен уң кулы,ярдәмчесе ,терәге була.Фәйзелхак абыйнын якты дөньядан киткәненә   22  ел инде. Галия апа бүгенге көндә кызы Камилә тәрбиясендә яши. Ветеран  саулыгыннан зарланмый  үзе ашарына пешерә, китап-газеталар укый.
Шушы көндә Габделхакова Галия Гәптерәкип кызының 95 яшен билгеләп үтәргә, тәбрикләргә  район Башкарма комитет җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы килде. Хезмәт һәм тыл ветеранына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International