Хөрмәтле китапханәчебез Эльмира Һади кызына 90 яшь тулды

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Тыл ветеранын район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова котлады, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры урынбасары Ләйсән Вагыйзова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Резедә Сәлимгәрәева, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Лилия Афзалетдинова да хөрмәтле юбилярга сихәт гомер, күңел тынычлыгы теләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International