"Әдәби марафон"

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

13 декабрь көнне Кәрим Тинчурин театрында XXV “Әдәби марафон” проекты финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чарага Сарман районы китапханәчеләре  дә чакырулы иде. Инде икенче ел рәттән Сарман районы китап сөючеләре бу проектта икенче урынны яуладылар. Катнашучыларның 90% ы – “Сарман үзәкләштерелгән китапханәсе” хезмәткәрләре. Алар әлеге проектта һәрдаим тулы состав белән катнашалар. Афәрин, котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International