Халык гореф-гадәтләрен һәм керәшеннәрнең фольклорын саклап калу, үсеп килүче буында туган якка, аның тарихи үткәненә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Керәшенем - күңел бизәгем. - Кряшены - свет души моей» темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Ляке авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре С.В.Попова «Иганә» керәшен халык фольклор ансамбленең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләде. Күп санлы фотографияләр, ансамбль катнашучыларың истәлекләре, мәкалә һәм журналлардан кисемтәләр, рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, дипломнар, афишалар - керәшен татарларының милли мәдәниятен, аларның йолаларын һәм бәйрәмнәрен раслый торган таныклык.