Бүген Сарманның үзәк ял паркында Олы Нуркәй авылында туган Малыгин Андрей Александрович белән хушлашу булды.
2022 елның октябрендә ул Украинада махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнә. Чечен Республикасы территориясендә контртеррористик операциянең элеккеге катнашучысы, хәрби хәрәкәтләр ветераны Андрей Малыгин Украинада грв аерым взводы командиры урынбасары (гранатомет взводы) була.
Быел апрель аенда ул яраланганнан соң реабилитациягә кайтты. Сентябрьдә яңадан хезмәткә җибәрелә, частьта бер айга якын була, яңадан яралана. 21 декабрьдә Андрей вафат була...
Якыннарын югалту ачысын Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фандас Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисенең Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның кайгысын уртаклашты. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, якын сугышчылар кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Андрей Сарман авылында җирләнәчәк.