Бүген Сарман авылы мәдәният йортында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән педагог һәм остаз елын ябуга багышланган тантаналы чара узды. Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләрен район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде.