Бүген районара Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхай улы Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына профилактика визиты белән килде. Чара кысаларында учреждениедә автомат янгын сигнализациясе системаларының, кешеләрне янгын турында хәбәр итүнең, дистанцион мониторинг системасының, эвакуация юлларының, эвакуация һәм беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклеге тикшерелде. Әлеге чара барышында хезмәткәрләр белән янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрелде. Профилактика эше кысаларында интернат-йортта яшәүчеләр белән уку-танышу дәресләре үткәрелде. Учреждение хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде.