25 нче декабрьдә Сарманда педагог һәм остаз елын ябуга багышланган концерт узды. Педагоглар һәм тәрбиячеләр арасында һөнәри конкурсларга йомгак ясалды. "Җәлил гимназиясе"нең физика укытучысы Халикова Рилия Рамил кызын котлыйбыз. Ул "Ел укытучысы-2023" һөнәри конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды! Аңа конкурсның зона этабында уңышлар телибез. Рилия Рамил кызы, без сезнең белән горурланабыз!