Мортыш Баш авылында яшәүче Гүзәлия апа белән Тавис абый Уразаевлар гаиләсе алтын туйларын бәйрәм итәләр.

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Мортыш Баш авылында яшәүче Гүзәлия апа белән Тавис абый Уразаевлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 50 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр. Ярты гасыр бер-берсенә таяныч, терәк булып гомер кичерүче парны бу матур вакыйга - алтын туйлары белән «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе», Бөтенроссия социаль-гаилә проекты кысаларында авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы, авылыбыз ветераннар Советы Әлфия Рәис кызы тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International