Сарман районының 2024 елда туган беренче сабыен котлау

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

12 гыйнварда Иске Яңа ел алдыннан «Ныклы гаилә» һәм Гаилә елы  кысаларында район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2024нче елда Сарман районының бала тудыру йортында беренче туган сабыйны котлады. 2024 елның 11 гыйнварында туган Мәликә Марат һәм Альбина  Мыльниковлар гаиләсендә  өченче бала, Азат абыйсы һәм Миләүшә апасыннан соң. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, районының Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район хастаханәсенең баш табибы Айрат Галимов, район «Үзәкләштерелгән  китапханә» директоры Лилия Афзалетдинова, туганнары һәм якыннары да Маликәгә җылы теләкләрен җиткерделәр. Сабыйга, әти-әниләренә, якыннарына сәламәтлек һәм бәхетләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International