«Кышын кошларны ашат!» акциясе

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе
Традиция буенча безнең мәктәптә «Кышын кошларны ашат!» акциясе уза һәм «Җимлекләр ясыйк!» дигән темага төрле чаралар үткәрелә.
Балалар әти-әниләре белән бергә өйдә җимлекләр әзерләделәр һәм мәктәп янындагы агачларга элделәр. Көн саен балалар җимлекләргә кошларга дип азык салалар һәм аларны күзәтәләр. 
Балалар ел дәвамында мәктәп бакчасындагы кошларга  игътибар итәләр. Шуңа күрә хәзер дә җимлекләрне агачларга тагын да күбрәк куярга һәм кошчыкларны җылы көннәргә кадәр ашатырга дип карар иттеләр.
Безнең акция дәвам итә…
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International