Мәктәп ашханәсендә ата-аналар контроле.

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген, 2024 елның 16 гыйнварында  Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе ашханәсендә туклану сыйфатына ата-аналар контроль ясады. Ашлар расланган менюга туры килә, бирелгән ризыкларның сыйфаты буенча дәгъвалар юк. Ата-аналар контроле  шундый нәтиҗәгә килде:

 ✅    ризыкның сыйфаты менюга тулысынча туры килә;

✅    ашханәләр һәм кирәк яраклар чиста;

✅    ризык бик тәмле һәм балансланган;

✅    ашханә хезмәткәрләре махсус киемдә эшлиләр;

✅   балалар  яратып  ашыйлар!

Әти-әниләр үзләре ризыкларны татып карадылар, сыйфатлары белән канәгать калдылар! Мәктәп пешекчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм авыр хезмәтләрендә сабырлык теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International