30 гыйнвар көнне Хәйруллина Сәмәрә Фәйзрахман кызы Петровка Завод авылы урта мәктәбендә Пушкин картасы проекты кысаларында «Сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче адымнар» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Иң беренчедән, балаларга дөрес итеп сулыш алу кагыйдәләре өйрәтелде. Бу күнегүләр артистларга ачык, дөрес дикция һәм сөйләмнең аңлаешлылыгы өчен кирәк. Дәрес барышында балалар үзләрен актерлык осталыгында сынап карадылар. Сәхнәдә үзләрен ничек дөрес тотарга, тавышларын үзгәртергә, гәүдә белән ничек идарә итәргә икәнен аңладылар. Укучылар алып баручы ярдәмендә сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче адымнар алдылар.