"Әбием җылысы"

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

   Киләчәгең матур, хәерле булсын дисәң, иманлы бала тәрбиялә. Ә баланы иң беренче гаилә тәрбияли. 2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак үтәчәк. Әти-әнинең бер- берсенә карашы, нинди төр эш белән мәшгуль булуы, аларның җәмгыятьтә үзен тотышлары балага үрнәк. Бала гаиләдә тәрбияләнеп балалар бакчасына килгәч, аңа үрнәк буларак тәрбиячеләр дә өстәлә. Димәк, безнең максат бергәлектә дус-тату яшәү һәм эшләү зарур. Районыбызда "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы "Әбием җылысы" милли проекты белән балалар бакчаларында нәни бала күңеленә әбиләребез аркылы әһәмиятле тәрбия бирү юнәлешендә эш башлады. Шул нисбәттән, иң мөһим, беренчел эшебез- нәсел җепләрен барлау, әби-бабаларыбызны белү, аларның ничек тормыш итүләрен белү аркылы балада һөнәри сәләтләрне барлап, ачу тора. Мәгариф бүлеге безнең идеяны хуплап алды, бергәлектә милли проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсе булып-әти-әниләр, тәрбиячеләр белән берлектә аек акыллы, тәне-җаны сәламәт бала тәрбияләү тора. Моның өчен районыбызда бөтен мөмкинлекләр бар, тик гамәлләребез изге, күңелләребез чиста булсын. Безнең һәр башлангычыбызда "Лилия" балалар бакчасы әйдәп бара. 30 январь көнне аларда булып шәҗәрә-нәсел агачының әһәмияте хакында фикер алыштык. Бала күңеле чиста, пакь, нинди орлык салсан, җимеше дә шундый була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International