1 нче Җәлил мәктәбе укучылары өчен «Сталинград сугышы»кинолекторие үткәрелде.
Директорның тәрбия буенча киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы балаларга Сталинград сугышы вакытында солдатларыбыз һәм тыныч халык батырлыклары турында сөйләде. Нәфис фильм караганнан соң, балалар Сталинград фашизмнан хәрби һәм әхлакый өстенлек, шулай ук халкыбызның иң зур батырлыгы символы булган һәм булып кала дигән нәтиҗәгә киләләр.