Сарман районы Башлыгы Кубогына 130 картингист ярыша
Бүген Мортыштамак авылы янындагы диңгез буасында Сарман муниципаль районы Башлыгы Кубогына Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы кышкы картинг буенча ачык ярышлар уза.
Аларда Татарстан һәм Башкортостаннан 130 спортчы катнаша. Аларны Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, уңышлар теләде. Ачылу тантанасында җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Башкортостан Республикасының халык артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, автоузышлар буенча Россия чемпионы Салават Фәтхетдинов һәм Россия автоузышчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры Дмитрий Сотников катнашты. Ярышларның баш судьясы Илдус Мәхмүтов кагыйдәләрне аңлатты.
Картингчылар берничә төркемдә ярышалар. Хәзерге вакытта ярышлар иң кызу бара.