МБМББУ "Красная шапочка" базасында проект җитәкчесе С.В. Плахотников катнашында "Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән Диалог" проекты кысаларында "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшне оештыруның заманча формаларын куллану практикасы" төбәк семинар - практикумы узды. Семинар эшендә балалар бакчасының педагогик коллективы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Актүбә, Карабаш һәм Алабуга проектларында катнашучылар, шулай ук Җәлил поселогы һәм Сарман авылы балалар бакчалары җитәкчеләре һәм өлкән тәрбиячеләре катнашты. Семинарда катнашучыларны Сарман районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Г.Я. Идрисова сәламләде. Семинар кысаларында мөдир В. Г. Сахина коллективның проектта эшләү тәҗрибәсе белән таныштырды. Семинарның практик өлешендә кунаклар өч яшьлек төркем балалары белән проект эшчәнлеген һәм 3d физкультура комплексында физкультура дәресен күрделәр. Семинар-практикумга йомгак ясап, С.В.Плахотников семинарда катнашучылар өчен түгәрәк өстәл үткәрде.