«Сарман» кинотеатрында режиссер Алмаз Нургалиев белән иҗади очрашу булып узды. «Җылак» исемле нәфис фильмының премьера күрсәтүе булды. Режиссер Алмаз Нургалиев үзенең фильмда тормышка ашырган идеясе турында сөйләде һәм үзенең иҗади алымнары белән уртаклашты. Тамашачылар сораулар бирделәр, фильм турында үз тәэсирләрен әйттеләр. Барысы да режиссерның эшенә сокланды. Очрашу ахырында кунаклар режиссер белән фотога төштеләр. Бу очрашу барлык катнашучыларда уңай хис-кичерешләр генә калдырды.