5 нче февраль көнне безнең мәктәптә чираттагы дәрестән тыш чаралар үткәрелде: "Россия фәне көне. Д.Менделеевның тууына 190 ел” . Дәрестә укучыларны Д.И. Менделеев тормышыннан алынган фактлар белән таныштырдылар. Россиядә фәнне үстерү һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен төрле һөнәр ияләренең хезмәтенең әһәмиятен, шулай ук фән кешеләренә һәм аларның казанышларына хөрмәт күрсәттеләр.
Башлангыч сыйныф укучылары белән уеннар үткәрелде, " Кем ул галим?» дигән видиоролик каралды. Югары сыйныф укучылары “Авыр мәсьәләләрне хәл итү» дигән төркем эшендә катнаштылар. Алар үзләрен фән белән шөгыльләнүче коллектив итеп күрсәттеләр һәм мәктәп белемнәренә таянып, конкрет ситуацияләрне чишү юлларын эзләделәр.