1 нче Җәлил мәктәбе укучысы табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе киңәшмәсендә чыгыш ясады

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

5 февральдә Яр Чаллы ИТ-паркы мәйданчыгында Р.Н.Миңнеханов катнашында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Җәлилнең 1нче мәктәбенең 9б сыйныф укучысы Ханнанова Азалия Балалар экология департаментын булдыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. Аның чыгышы Рөстәм Нургалиевичка бик ошады, ул мәктәп укучысының инициативасын хупларга тәкъдим итте һәм Азалиягә бу проектны җитәкләргә тәкъдим итте. Шулай ук Азалия үз куллары белән ясаган эко-сәгатьне Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Родионовага бүләк итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Азалия гаиләсе өч тапкыр "Экология-һәркем эше"Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе финалына чыга. Бик яхшы нәтиҗә, шулай саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International