Әти, әни, мин - юл гаиләсе

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

5 февральдә 4 нче сыйныфта «Әти, әни, мин – юл гаиләсе» дигән темага ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш кеше тормышындагы бик мөһим кагыйдәләргә - юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган иде. 4 нче сыйныф укучылары «Юл билгеләре Феясы патшалыгында» әкиятен сәхнәләштерделәр. ЮИД отряды “Күренеп тор!” программасы белән чыгыш ясады.  Укучылар һәм ата-аналар командалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча ярыштылар. Катнашучылар уңай эмоцияләр, призлар һәм медальләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International