Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан, 7 февраль көнне район мәдәният йортында «Туган телдә сөйләшик» дип исемләнгән мәдәни чара узды. Әлеге чарада Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар шигырьләр укыдылар, табышмаклар әйтештеләр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Командаларга бүленеп, «диңгезгә» сәяхәткә чыктылар, актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. 2024 ел - Гаилә елы уңаеннан, «Гаилә» сүзеннән яңа сүзләр төзеп күрсәттеләр.