8 февральдә безнең мәктәптә 8-10 сыйныфлар өчен"киләчәкне сайлыйбыз "дигән Парламент дәресе үтте. Тема очраклы сайланмаган. Агымдагы елда Россия Президентын сайлаулар, сентябрьдә - ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар,2025 елда-Татарстан Раисын сайлаулар, 2026 елда-Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Иң әһәмиятле вакыйга РФ Президентын сайлау булачак, без таянып торган ил лидерын сайлаячакбыз, аның белән бергә яшәячәкбез һәм Россия файдасына эшләячәкбез. Парламент дәресендә Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Әзгам улы Кәримов,
мәктәп директоры һәм сайлау комиссиясе рәисе Г. Ф. Латифуллина чыгыш ясадылар. Дәресне тарих укытучысы З .Ф. Ягудина алып барды.