"Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә 7 февральдә "Фән көне" нә 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары 3 нче һәм 4 нче сыйныфларын тәҗрибәләр лабораториясенә чакырдылар.
"Үсеш ноктасы" мәгариф үзәгендә кызыклы галим-тикшеренүчеләр төрле материаллар белән химик тәҗрибәләр ясадылар. 3 һәм 4 сыйныф укучылары мондый очрашуга озак әзерләнгән өлкән иптәшләренә сокланып карадылар.
Экспериментлар өчен катнашучылар иң гадәти әйберләрне кулландылар – су, көнбагыш мае, шар, сода, салфетка, буяулар.
Башлангыч укучылары зур теләк белән " Вулканны ничек ясарга?, “Каты сыеклыкны ничек алырга?”, “Бер колбада ике төс” һ.б. тәҗрибәләр серләрен ачырга тырыштылар. Укучылар төрле материаллар һәм сыеклыкларның үзлекләре турында мәгълүмат алдылар.Ә иң мөһиме, чын галимнәр буларак, булган хәлләрне күзәттеләр һәм үзләре дә экспериментларда катнаштылар.