Бүген Шыгай авылында яшәүче Вәлиәхмәтова Гөлсинә Әюп кызына 90 яшь тулды.
Гөлсинә апа Шыгай авылында туып-үсә. Тормыш иптәше Наҗат абый белән «1 Май» колхозында хезмәт куялар. 1963 елда Себер якларына китәләр. Омск өлкәсе Красноярка совхозына урнашалар, тырыш хезмәт куялар. 1980 елларда Чаллы шәһәренә кайталар. Наҗат абый — кирпеч заводында, Гөлсинә апа пассажир транспорты берләшмәсе ашханәсендә пешекче булып эшлиләр. Шыгай авылына кайтып, йорт салалар. Бергәләп җиде егет тәрбияләп үстерәләр. Гөлсинә апа «Герой Ана» орденына лаек була. Бүгенге көндә ул Шыгай авылында яши.
Гөлсинә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды.