Гаилә һәрвакыт кеше тормышында иң мөһим урыннарның берсен биләгән. Һәр кешенең үз гаиләсе, үз йорты булуы мөһим. Гаилә тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә, бик күп борчылулардан саклый. МБББУ"А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен кадерлиләр бик һәм хөрмәт итәләр. Алар әти-әниләре белән акцияләрдә һәм чараларда актив катнашалар. Бу атнада укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә "Минем гаиләм" фотокүргәзмәсен оештырдылар, анда гаилә тормышының кызыклы мизгелләрен чагылдырдылар. Барлык фотолар да матур һәм кызыклы булды.