Сарманда «Татарстан чаңгы юлы-2024»узды

2024 елның 9 феврале, җомга

Бүген Сарманда «Старт» чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында ГТО нормативлары белән «Татарстан чаңгы юлы-2024»массакүләм йөгереше узды.
Ярышларда катнашучылар төрле яшь категорияләренә бүленгән, шулай ук VIP-йөгерү һәм «Өченче яшь»йөгерүе дә булган. Ярышлар ГТО нормативларына туры китереп оештырылган.
Тантаналы ачылышта Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндас Вәлиев, «Старт» спорт мәктәбе директоры Илнар Хәбибуллин, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов катнашты.
«Татарстан чаңгы юллары-2024» яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International