МББУ "Җәлил гимназиясе" базасында Сарман муниципаль районының яшь укытучылары өчен семинар узды. Чарада "Яшь педагог мәктәбе" әгъзалары катнашты. МББУ "Җәлил гимназиясе" нең тәҗрибәле укытучылары һәм остазлары кунакларга ачык дәресләр, мастер-класслар, психологик тренинг, квест-уен тәкъдим иттеләр