Россияда ел саен граждан авиациясе хезмәткәрләре көне 9 февральдә билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм белән пилотларны гына түгел, ә бортпроводникларны, авиаинженерларны һәм тармакның башка хезмәткәрләрен дә котлыйлар. Петровка Заводы мәдәният йортында Мәскәү шәһәре Шереметьево халыкара аэропортының бортпроводницасы Хәсәнова Динара белән дусларча очрашу узды. Динара үз эшен ярата, ул бик җаваплы, аны югары профессионализм аерып тора. Безнең якташыбыз Петровка Заводы мәктәбен дә «отлично»га тәмамлаган.