Гаилэ елы кысаларында очрашуыбыз «Ләйсән" балалар бакчасында дәвам итте. Гаилә кыйммәтләрен, нәсел агачының әһәмиятен, әби бабаларыбыз яшәешен тәфсилләп балалар белән берлектә әңгәмә кордык. Матурлык, изгелек, күркәм гадәтләр белән нәниләребез күңеленә кереп, яшәү кыйммәтен ак әбиләребез үрнәге аша җиткерү максатыбыз.