Бүген Җәлил шәһәр тибындагы поселокта яшәүче Фатыйхова Тазкира Фатыйховна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 10 феврале, шимбә

 

Бүген Җәлил шәһәр тибындагы поселокта яшәүче Фатыйхова Тазкира Фатыйховна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Сарман муниципаль районының «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Р.А.Кәримов район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Тазкирә Фатыйховна адресына ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, туганнары һәм якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртуы турында ихлас теләкләр һәм игелекле сүзләр яңгырады!

Тазкира Фатыйховна җылы сүзләре һәм игътибарлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International