Парламент дәресе

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

МБББУ “Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә  «Киләчәкне сайлыйбыз!» темасына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланган парламент дәресе узды.

Парламент дәресе республикада күптәннән традициягә керде. 2024 елның 16 гыйнварында ТР Үзәк сайлау комиссиясе 2024 елны сайлау системасында Яшь сайлаучы елы дип игълан итте. Быел да парламент дәресе булачак сайлаучыларның игътибарын сайлауларда катнашуның мөһимлегенә юнәлтергә тиеш.

 

Ирек Фатыйхович үз чыгышында патриотизм тәрбияләүгә һәм үсеп килүче буынның актив тормыш позициясен формалаштыруга аерым игътибар бирде. Шулай ук илнең дәүләт төзелеше һәм укучыларның иҗади активлыгын ничек хуплау турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International