Бүген тыл хезмәтчәне Татар Карамалы авылында яшәүче Мөнзия Миңнехуз кызы Солтанова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы исеменнән аның урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды, шулай ук котлауларга Александровка авыл җирлеге башлыгы Вафин И. Ф., халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Гыйльметдинова Л. М., КЦСОН Шәфкать директоры Мөхлисуллина Л. Ш., аның урынбасары Хәйруллина А. М., Александровка ветераннар Советы рәисе кушылды Әхмәтҗанова Ф. З., социаль хезмәткәр Баранова С. К., юбилярның якыннары һәм туганнары