Сарманда СССРның спорт остасы, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Гәрәев Хаҗип Хаҗи улы истәлегенә татарча көрәш буенча республика турниры булып узды.
Район командасы көрәш турнирында җиңүче булып танылды. Команданың уңышында безнең мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Айзат Мазидуллин ның да өлеше бар. 2006 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында 80 килограммлы авырлык категориясендә ул өченче урынга лаек булды.