Парламент дәресе - 2024

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

12 февральдә, сайлаулар алдыннан, МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»нең 5-9 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе узды.

Быел парламент дәресенең темасы - "Сайлаулар!". Аны үткәрү укучыларның сәяси-хокукый культураларын формалаштыруга, гражданнарның җәмгыятьтәге социаль-сәяси тормышында ролен һәм аларның сайлау активлыгын аңлауга, җәмгыять, ил алдында җаваплылык кебек сыйфатларны тәрбияләүгә карашны формалаштыруга ярдәм итә.

Парламент дәресе - 2024 булачак сайлаучыларның үзләре теләп катнашуларының мөһимлегенә юнәлтелергә тиеш.

Дәрестә укучылар гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Иң кечкенәләре хәтта чын сайлаучылар ролен үз өсләренә алдылар. Педагоглар балаларга сайлау уенында әкият иленең президентына тавыш бирергә тәкъдим иттеләр.

Укучылар "Мин беренче тапкыр тавыш бирәм"интерактив уенында катнаштылар.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Илһамова Э.Ә. укучылар белән әңгәмә үткәрде. Балаларга хакимият органнарының ничек формалашуы, сайлауларны үткәрүнең мөһимлеге һәм анда барлык авыл халкының, бигрәк тә яшь сайлаучыларның, мәҗбүри катнашуы турында сөйләде, участок комиссиясенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International