Февраль аенда уздырыла торган хәрби-патриотик айлыкта Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучыларын "Юнармия"челәр сафларына кабул итү традициягә әйләнеп китте. Быел да 12 укучы Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән каһарманнарның изге хәтерен сакларга, Русиянең патриотлары һәм лаеклы гражданнары булырга сүз бирделәр. Эфганстанда үзенең хәрби бурычын намус белән башкарган Харисов Айдар Котдус улының катнашуы бу чараны тагын да күркәм итте. Отряд укучыларына ул үз куллары белән Юнармия флагын тапшырды һәм туган илнең тугры гражданнары булырга өндәде. Тантана "Юнармия" гимны җырлау белән төгәлләнде.