13 февраль көнне мәктәбебездә чираттагы Парламент дәресе оештырылды. Аның быелгысы алда торган зур вакыйгага – Россия президентын сайлауга багышланды һәм укучыларга республикабыз, Россия Федерациясе сайлау системасының нигезләрен аңлату форматында үтте. Дәрестә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.Х. Хәлимовның ярдәмчеләре Р.Р.Шәймәрданов, М.Ф.Гайсин, районыбыз башлыгы урынбасары Г.Р.Гәрәева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Г.Я.Идрисова, бистә башлыгы Р.Ә.Кәримов катнашты. Алар өлкән сыйныф укучыларын депутатларның эшчәнлекләре белән таныштырдылар, киңәшләрен бирделәр, аларның сорауларына җавап бирделәр