Бүген Сарманда Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев чыгыш ясады. Ул 2023 елда фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчәнлегенә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов үсемлекчелек юнәлеше буенча чыгыш ясады, ә «Россельхозцентр»ның район филиалы начальнигы Рамил Нәҗметдинов-орлык материалы. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Мостафин районның эпизоотик иминлегенә тукталды. ТР Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район бүлеге баш инженер-инспекторы Альберт Сәлахов искә төшергәнчә, ферма, КФХ һәм кооперативлар балансында булган барлык техника кирәкле таләпләргә туры килергә тиеш. Район мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова социаль ярдәм турында сөйләде. Банк хезмәткәре Ләйсән Хөснетдинованың чыгышы тыңланды.
Чарага район башлыгы Фәрит Хөснуллин йомгак ясады. Ул районның социаль-икътисади күрсәткечләре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләрнең торышы турында сөйләде. Алар район Советының Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.