"Ел укытучысы-2024" конкурсының зона этабы

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

«Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы педагоглар арасында ел саен үткәрелә. Аның максаты-укучыларның интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү максатларында үз эшчәнлекләренә аерым иҗади якын килүләре булган укытучыларны ачыклау. 2024 нче елның 14 нче февралендә Түбән Кама шәһәренең "Адымнар" полилингваль гимназиясе базасында "Ел укытучысы-2024" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона туры узды. Җәлил гимназиясен "Ел укытучысы" номинациясендә математика укытучысы Халикова Рилия Рамил кызы тәкъдим итте. Жюри судына дәрес һәм мастер-класс тәкъдим ителде. Рилия Рамил кызы югары дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм безнең район һәм гимназия намусын лаеклы яклады. Конкурска нәтиҗәләр соңрак ясалачак. Рилия Рамил кызына иң яхшысын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International