Җәлил гимназиясе укучылары Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган "Кызыл тюльпан" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция Әфган сугышы елларында һәлак булган совет солдатларын хөрмәтләүгә юнәлдерелгән. Укучылар Ватаныбыздан читтә үз бурычларын үтәгән россиялеләрнең истәлеген мәңгеләштерү өчен үз куллары белән тюльпаннар ясадылар. 15 нче февральдә "Яшь армиячеләр" хәрәкәте активистлары Җәлил шәһәр тибындагы Дан монументына тюльпаннар салдылар.